Виктория серая гниль белән чирләсә, нишләргә?
Ремонтант бакча җиләгенә биологик препаратлар гына кулланырга ярый
Быел викторияләр серая гниль белән чирләде, әлеге чирләрдән нәрсә белән эшкәртергә?
Сәбәбе – җиләклекнең тыгызлануы, яңгырлар еш яву. Чир нык таралса, июльдә яфракларын кисәргә (чабарга) яки тапланган, зарарланган яфракларын, барлык мыекларын кисәргә кирәк. Җиләклекне Хорус (көн бик кызу булмаса), Скор яки Абига-Пик белән эшкәртергә кирәк.
1 процентлы бордос эремәсе сиптерергә мөмкин. Яфракларын үстерү, ныгыту өчен бер тапкыр кычыткан әчетеп сибәргә була. Шул җитә, хәзер азотлы ашламалар белән мавыгырга ярамый, ул үсемлекнең кышка әзерләнүен тоткарлый.
Фосфор калий белән (мәсәлән, калий монофосфаты) ашлагыз. 1 кв. метрга 1 стакан исәбеннән көл сибәргә була.
Ремонтант бакча җиләгенә биологик препаратлар гына кулланырга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев