Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Балтач кабагы» бәйгесе

«Балтач кабагы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек (+фото)

«Балтач кабагы» бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны ихластан котлыйбыз!

Бүген Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмнең бер өлеше редакциябез уздырган Кабак бәйрәменә дә бәйле иде. Фойе тулы кабаклар, алар гадәти генә түгел, бизәлгән, төрле фигуралар ясалган. Узган ел «Хезмәт» сайтында узган Кабак бәйгесендә җиңү яулаган Борнактан Сәлихҗан ага да үзенчәлекле кабаклары белән килгән, биредә ул кабакның тышчасыз орлыкларын сатты. Кирәк кеше Сәлихҗан абыйга мөрәҗәгать итә ала, аңарда кабагы да, орлыгы да бик күп. Кайсы малларга ашата торган, кайсы бәлешкә әйбәт икәнлеген хәзер сайлап бирә.

Күргәзмәне әзерләүдә район үзәк китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы зур булды, авыллардагы китапханәчеләр дә читтә калмады. Район мәктәпләре, балалар бакчалары тарафыннан ясалган композицияләр, фигуралар сокландырды. Оста кулларның фидакарь хезмәтләре олы рәхмәткә лаек. Өлкәннәр кабак бөккәненнән авыз иткәчтен, залдагы урыннарын алдылар. “Хезмәт”ебезнең җитәкчесе Вакыйф Зәкиев газетаның сайтында оештырылган быелгы Кабак бәйрәме номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләп узды. Әлеге бәйрәмнең узган ел да сайтта үткәрелүен, ә быел исә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдиме белән тагын да зурайтылып үтүен искәртеп, номинантларга район хакимияте ярдәме белән алынган бүләкләрне тапшырды.

Түнтәр авылыннан Раушания Мөхәммәтгалиева  “Иң оригиналь кабак үстерүче” номинациясендә җиңү яулады. 

Кили авылыннан Ясминә Гыйззәтуллина (2.5 яшь) “Иң яшь үстерүче” булып танылды. 

Югары Субаш авылыннан Клара Нәҗипова “Иң зур кабак үстерүче” буларак җиңү яулады. Кабакның авырлыгы - 43кг. 

Әтнә авылыннан Марат Гәрәев “Иң күп кабак үстерүче” номинациясендә җиңүче булды.

Балтачтан 83 яшьлек Халисә апа Нәҗметдинова “Иң өлкән кабак үстерүче” булып танылды. 

Балтачтан Әмирхан һәм Азамат Закировлар  Хезмәт” газетасы редакциясенең махсус бүләгенә лаек булды.

«Балтач кабагы» бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев