Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Батырлык

1234нең әләме җилферди

«Помощь СВОим Татарстан» төркеме волонтерлары һәлак булган полк егетләренең каберләренә 1234 полкның мәгърур әләмен куя

Мобилизация башланган көннән алып оешкан һәм бүгенге көнгәчә максатчан рәвештә, җиңүгә зур өметләр баглап, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм илтүче «Помощь СВОим Татарстан» төркеме, аның җитәкчесе Мавлия Сәлахова үзенең командасы вәкилләре Зөлфия ханым һәм Ильяр әфәнде белән 1234 мотоукчы полкы (2 батальон) егетләренең әләмен яу кырында батырларча һәлак булган егетләрнең каберләренә куя, шул ук вакытта каберләрен дә зыярат кылалар, догалар да ирештерәләр, Россия солдатларының талисманына әверелгән чебурашка да тектереп алып киләләр.

— Без Татарстанның төрле районнарында булабыз, — ди алар. — Ерак араларны якын итеп барабыз, чөнки кая гына барсак та, безне һәлак булганнарның якыннары зарыгып көтеп ала. Сез безгә куаныч бүләк иттегез, газизебезне искә алдыгыз, дип чиксез рәхмәтләрен белдерәләр. Якыннарының сагыш сарган йөзләрендә елмаю чаткылары күрү безгә дә рәхәт, димәк, без дөрес юлда, димәк, безнең эшебез саваплы да, шул ук вакытта мөһим дә.

Бу килгәч волонтер кызлар Норма егете Шакиров Фәнзил белән Балтач егетләре Рамил Зарипов һәм Эдуард Петров каберенә әләмнәр куйдылар, шул ук вакытта әлеге батальоннан булган башка мәрхүм егетләргә дә әләмнәр калдырып киттеләр.

"Шакир"ны, "Кетл"ны, "Шайтан«ны искә алу мәрасимендә «Балтач нуры» мәчетенең дин әһеле Котдус әфәнде, махсус хәрби операция ветераны Фидәил Хәсәнов, «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы координаторы Дилүс Гатиятуллин, батырларның әти-әнисе, хатыннары, балалары катнашты.

Мавлиягә һәм аның командасына изге эшкә алынып, полк командиры белән расланган әләмне һәлак булганнарның соңгы йортларына урнаштырулары өчен чиксез зур рәхмәт. Мавлия үзе дә батыр хатыны, ире мобилизация башланганнан бирле алгы сафларда, Зөлфиянең ир туганы махсус хәрби операция ветераны. Мавлия өч бала белән калды, өченче баласы мобилизация башлангач туды. Шушындый хәлдә дә һәлак булганнарны барлап, аларның якыннарын куандырганнары өчен әлеге төркем егетләрен-кызларын Аллаһ үзе куандырсын, төркемнәренә булышучылар күп булсын, илгә җиңү килсен, ирләре исән калсын!

— Безнең штаб Казанда урнашкан, — ди волонтер Зөлфия Ибраһимова?— Кукмарада үземнең аерым төркемем бар, читтән торып эшлибез. Мавлия белән мобилизациянең башыннан ук бергә без. Ул миңа минем сезне үзебезнең рәттә күрәсем килә, диде дә һәм бүгенгәчә без бер юлда, бер уйда. 

Шәһит киткән Рамилнең каберенә полк әләмен урнаштыргач, әнисе Равилә апа хәсрәт күргән аналарга багышлап шигырь укыды. Талгын җилләр ул шигъри юллардагы «Балаларның каберләренә киләбез Салкын ташларына иеләбез», «Яшәү-яшәү түгел, тын гына сүнәбез», «Мин килербез, балам, яныңа, очрашырбыз, әлбәттә» дигән сүзләрне аермачык ишеттерде.

Чардуганга әләм белән бергә чебурашка да бәйләп куялар. Чебурашка һәр егеткә дә каралган, исәннәргә дә, һәлак булганнарга да. Сафта булган егетләргә үзләренә тапшырабыз, һәлак булганнарның каберләренә куябыз«, ди Мавлия Сәлахова.

«Бик саваплы гамәл бу, — дип бәяләде волонтерларның ихластан башкарган гамәлләрен үзе үк тә фронтка чәйләр әзерләүче, токмач кисү эшләрендә ярдәм итүче Котдус әфәнде. — Бар да үзебезнең бөркетләр, үз-үзләрен аямыйча, ил алдындагы бурычларын үтәргә дип киткән, кулларыннан эш килә торган егетләр. Без инде аларны югалтуны догалар белән искә алабыз, чөнки бу егетләр онытылырга тиеш түгел. Аларны искә алган кешегә Аллаһы Тәгаләдән савап була. Аларга хезмәтләре өчен акча бирелә диләр, акча бүген бар, иртәгә юк ул, алга таба яшисе, әтисез калган балаларны кеше итәсе, үстерәсе бар. Әтиле бала барыбер икенче инде ул. Хөкүмәт тә ярдәм итсен, без дә ташламыйк аларны, миһербанлы, шәфкатьле булыйк. Егетләребезне онытмыйк, кая күмелгәнлеген, каберләрен белик. Әлеге саваплы гамәл дәвамлы булсын. Шәһит киткәннәр бездән фәкать дога көтә. Һәрдаим догада булыйк, егетләребезне истә тотыйк. Балаларын какмыйк-сукмыйк, кимсенеп яшәмәсеннәр, туры юлны күрсәтик. 

Бу әләмнәрне Фидәил Хәсәнов үзенең полкташ биш-алты кардәшенең каберенә куйган иде инде, 

„Онытмыйча, ерак юллардан килеп, искә алдыгыз, зурладыгыз, безнең хәлне күрмәгез, балаларыгызның әтиләре исән кайтсын, безгә шул түземлек кенә кала инде“, дип, шәһит киткәннәрнең якыннары әлеге төркем волонтерларына үзләренең чиксез хөрмәтен белдерде.
— Цифрларга бирешергә ярамый, — ди үзе дә Әфган, Чечня сугышларын күргән Дилүс Гатиятуллин югалтуларның күплеген искәртеп. — Егетләр бик көчле афәт эчендә, дош-манны күрми дә көрәшә. Шәһит киткәннәрне онытмыйк, исәннәрен барлап торыйк». Әнә шундый уй-нияттә батырларыбыз яныннан таралыштык. 

Батырлык онытылмый беркайчан. Инде дә онытылып китә икән, Мәүлияләр, Зөлфияләр аны кире торгызыр, чөнки алар ул этапны уза, ачысын тоя, яралы йөрәкләрне аңлый, яшьләй җир куенында яткан егетләребез өчен йөрәкләре әрни.

Искәрмә: Мөһим һәм рәхимле эшне дәвам итеп, туганнарының үтенечләре буенча кайтарткан әләмнәрне һәлак булган егетләрнең каберләренә куюны сугышчан кардәшлеккә тугры калган ир-егетләр — «Ватан сакчылары» фондының райондагы координаторы Дилүс Гатиятуллин, махсус хәрби операция ветераны Фидәил Хәсәнов (кушаматы Хәсән) һәм дә чик буе гаскәрләре хәрби кардәшлегенең райондагы әйдәүчесе Шәүкәт Гаязов үз өсләренә алдылар һәм әләмнәрне талисман белән бергә шәһит киткән Куныр егете Наил Вафин («Одиннадцатый», 5 рота, 2 батальон) белән Шеңшеңәр егете мәрхүм Рәмис Әхмәтханов (7 рота, 2 батальон) каберенә беркеттеләр.

Мавлия Сәлахова, «Помощь СВОим Татарстан» волонтерлар төркеме әйдәүчесе?: "Полк әләмнәре егетләребезнең истәлеге булсын, үлгәннәрне без онытмасак кына, алар онытылмаячак. Җиңүне дә бергә каршы алалсак иде. Хатыннарга, әти-әнигә көч кирәк, күркәм сабырлык телим аларга, чөнки бу хәсрәт мәңгелек яра булып аларның күңелләрендә калды. Батырларыбыз тыныч йокласын, авыр туфраклары җиңел булсын. күктән торып сугышчан иптәшләрен сакласыннар иде. Хәзер шундый заманда яшибез, һәр кеше үзен күрсәтәсе килә, минеке-синеке юк инде ул, хәзер алар бөтенесе дә безнеке, шуңа күрә бергә булыйк, бердәм булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев