Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Бүген иң өлкән волонтерыбыз Рауза Сабированың туган көне!

93 ел эчендә Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар күргәнсез, газаплар кичергәнсездер, сынмагансыз, сыгылмагансыз, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасыз

Бүген Кариле авылында яшәүче иң өлкән волонтер апабыз — Сабирова Рауза Гайфетдин кызының туган көне! 

Кадерле вә хөрмәтле Рауза апа! Сезне кояш нурлары җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез — туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез! 

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүегез сезне ифрат зур бәхетле итә. 93 ел эчендә Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар күргәнсез, газаплар кичергәнсездер, сынмагансыз, сыгылмагансыз, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасыз.

Ходай Тәгалә сезнең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларыгыз кабул булып, гомер дәфтәрегезгә тагын да саваплар өстәлсен. Киләчәктә дә кадерле кеше булып озак яшәгез, авырмагыз. Тынычлыкта, муллыкта, саулыкта гомер итегез! 

Олуг ихтирам белән «Гражданское участие. Татарстан» волонтёрлар группасы җитәкчесе Сабитова Венера Равис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев