Җылы караш гомергә күңелдә кала
Матур бәйрәм кичке аш табыны артында дәвам итте.
"Балтач нуры" мәхәлләсе, кылган хезмәтләренә хөрмәт йөзеннән, бертөркем волонтерларга Казан каласына сәяхәт оештырды. Бирегә аларны «Батырлар терәге» ресурслар үзәге Әниләр бәйрәменә дәште.
Бар күңелләрен фронтка ярдәм итүгә багышлаган мөхтәрәм әниләр килүгә башкорт мәтрүшкәләре белән чәй эчеп алдылар, аннан Мәрҗани мәчетендә булдылар: намаз укыдылар, Аллаһ йортына сокландылар, борынгы Казан урамнарын урап килеп, яшьлекләрен искә алдылар. Кунак залында аларны Кытай аюы колакларын җәеп каршы алды, йомшак уенчык белән фотосессияләр ясау әниләрнең күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде. Биредә алар "Батырлар терәге’ үзәген һәм дә "Патриотлар союзы«н җитәкләүче, үзе үк тә волонтерлык эшчәнлеге алып баручы, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм илтүче, җөмһүриятебез мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов белән танышты, җылы очрашудан әниләрнең күзләре яшьләнде, күңелләре булды.
Татарстанның танылган җырчысы Нурзадәнең чыгышы, Әлфия Хәбибуллинаның шигырьләре хәзерге вәзгыятьнең асылына нигезләнгән иде. Уллары яу кырында һәлак булган әниләргә сүз бирү дә җаннарны айкады, уйландырды. Концерт караганнан соң, әниләр солдаттагы егетләргә хатлар язды, янәдән күзләр яшьләнде, күңелләр тулды. Конверт эченә әниләр җылы оекбаш, дога, тәмле конфетлар, Татарстан флагы һәм дә бер тармак зәңгәр мәтрүшкә чәчәге салдылар, бу хатларны Мансур хәзрәт үзе алып барып өләшәчәк.
Эчкерсез, матур бәйрәм кичке аш табыны артында дәвам итте. Җылы очрашудан йөрәктә бары тик рәхәт мизгелләр генә калды, әниләр әлеге чараны оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән Мансур хәзрәткә, оештыручы Гөлнара, Гөлфия ханымнарга чиксез рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.
Әлеге тәэсирле бәйрәмгә бару «Балтач нуры» мәхәлләсе җитәкчесе Илгиз хәзрәт, мәхәллә вәкиле, волонтер Рамил Әгълиуллин һәм дә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ярдәме белән оешты. «Хезмәтебезгә күрә шушындый хөрмәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт», дип белдерделәр районыбызның бертөркем волонтер әниләре.
Барганга бер атна вакыт үтте, әниләр әле һаман да ул көннән калган хисләр белән яши, шалтыраталар, язалар. Яшәешебездә тынычлык урнашсын иде дә, бәйрәмнәребез елап түгел, елмаеп-көлеп үтсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев