ЮХИДИнең 80 еллыгы уңаеннан, район ЮХИДИ бүлеге "Хезмәт" белән берлектә, быелның 1 августыннан 30 сентябренә кадәр, 1 сыйныфтан алып 6 сыйныфка кадәрге укучылар арасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган, һәм дә 30 сүздән дә ким булмаган кроссвордлар бәйгесе игълан итә.
Ә 1 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр 4нчедән башлап 7нче сыйныфка кадәрге укучылар арасында шигырь бәйгесе үткәрәчәк. Юллардагы иминлеккә карата бүгеннән үк шигырьләр яза торыгыз, балалар! Кроссвордларны һәм шигырьләрне район ЮХИДИ идарәсенә - Лилия Һадыевага тапшыру сорала.
Фото: med-info
Нет комментариев