Кызганыч, беренче урынны алган Кунырдан Илсөяр Сөләйманова килалмады.
Икенче урынны алучы Түнтәрдән Гөлзәминә Габдрахманова иде.
- Әлеге бәйгедә катнашу миңа уңыш кына китерде, рәхмәт бәйгене оештыручыларга һәм сездә эшләүче Зәлиягә, аның тәкъдиме белән чәчкәләремне тәкъдим иттем, - диде ул килеп керешкә үк.
Гөлзәминә чәчәкләр ясау белән әллә ни мавыкмый, розаларны болай гына эшләп караган идем, ди. Сайтыбыздан күреп, 8 мартка бүләккә дип, 33 розасын да алып бетергәннәр. Болай ул күбрәк бантиклар ясау белән мавыга.
Көшкәтбаш авылыннан Түнтәр егете Рүзәлгә кияүгә чыккан Гөлзәминә 13 ел авыл клубында эшли, ике ул үстерәләр - Дилүс белән Данияз, берсе 6нчы, берсе 2нче сыйныфта укый. Иптәше "Мелиоратор"да хезмәт куя. Кукмарада мәдәният эшчәнлеге буенча курсларда укып йөргән, бүләкләү сәгатенә вакытында өлгергән Гөлзәминәгә сокланып калдык, ничек бөтен нәрсәгә дә өлгерәдер адәм баласы, дигәч, бернәрсәгә дә җитешмәгәнгә күрә бөтеннәрсәгә дә өлгерәм, дип шаяртып җавап бирде ул.
Өченче урынны Балтачтан Рәзилә Мәхмүтова алды. Рәзилә баласы белән шифаханәдә булу сәбәпле, үзе килалмады, бүләкне иптәше Раилгә тапшырдык. Әлеге гаиләнең бәйгедә сынатмаска тырышуы үзе бер хикмәт булган, Рәзиләгә тавыш бирер өчен якыннары махсус битләрен булдырган, моңарчы интернетның ни икәнен дә белмәгән кайнанасы белән кайнатасына кадәр көн дә тавыш бирер өчен махсус битләр ачканнар. Сайтыбыз үткәргән бәйгедә актив булган барлык 27 катнашучыга да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Эшләрегез уң булсын, күңел биреп башкарган кул эшләрегезгә һәрчак ия табылсын.

Бәйгенең иганәчесе - "Альпари" кибетләр челтәре.
Нет комментариев