Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әнидән дә бөек кем бар? – беркем дә юк!

Бик тиздән салкын көзләргә ямьлелек, җылылык кертеп җибәрүче бәйрәм – Әниләр көне җитә. Белми калма, бездә яңа бәйге!

Бик тиздән салкын көзләргә ямьлелек, җылылык кертеп җибәрүче бәйрәм – Әниләр көне җитә. Әни бит ул тормышыбыздагы иң газиз, иң кадерле, күңелебезгә иң якын кеше. Туган йортыбызның җылысын саклап, үзләренең тәмледән-тәмле ризыклары белән безне сөендереп, авыр чакта ягымлы бер сүзе белән күздәге яшьләрне сөртеп алучы да. Шушы олуг бәйрәм уңаеннан “Хезмәт” газетасы сайт укучылары арасында конкурс игълан итә.

Аның шарты бик гади: әниегезгә багышлап шигырь язарга һәм аны шушы сылтама аша кереп куярга кирәк.

Моның өчен "Предложить нового участника" төймәсенә чиртергә, үзегез турында мәгълүматны һәм бәйгегә шигырегезне язып калдырырга кирәк. Сайт мөхәррире сезнең эшне карап чыга, таләпләргә туры килә икән, сайтка чыгара. Юк икән Сезнең белән элемтәгә керә, шуның өчен телефон номерын дөрес итеп язуыгыз сорала. Бәйгегә бары тик әлеге эшләр генә кабул ителә.

Конкурсның беренче этабы, ягъни шигырьләр кабул итү 2020 нче елның 9 ноябреннән алып 20 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк.

Ә инде икенче этапта, 2020 нче елның 20- 27 ноябренә кадәр тавыш бирү үткәреләчәк.

Җиңүченең исемен 2020 нче елның 29 ноябре көнне хәбәр итәчәкбез. Һәрберегезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Оештыручы - "Татмедиа" АҖ филиалы "Хезмәт" газетасы редакциясе
                                                                                                                                                                                                      16+

Фото: pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь конкурсы конкурс