"Әнкәй-бәгърем, бәйрәм белән!" бәйгесенең җиңүчесе билгеле
Бәйгеләр

"Әнкәй-бәгърем, бәйрәм белән!" бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Әниләр көне уңаеннан, "Әнкәй-бәгърем, бәйрәм белән!"фотосурәтләр бәйгесенең җиңүчесе билгеле.

Бәйгегә барлыгы сигез эш кабул иттек. Укучыларыбыз ун көн дәвамында иң яхшы ффото өчен тавыш бирде. Киеренке көрәштә Кариле авылында яшәүче Чулпан Габделганиева җиңү яулады. Без Чулпанны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз. Тавыш бирүдә катнашкан укучыларыбызга олы рәхмәтләребехзне ирештерәбез. Алдан ышандырганча, җиңүчене Кыш бабай бүләге көтә.

250

Нет комментариев