Районыбызда изге Рамазан аеныӊ таҗы булган Ураза гаетләре бик күркәм һәм оешканлык белән узды.
Алдан хәбәр ителгәнчә, гаетнеӊ авылларда төрле вакытларда булуы мәхәллә халкыныӊ ихтыярында иде. Бистәбездә исә ул иртәнге 6да узды. Үзәк мәчеттә Ураза гаете намазын Рамил хәзрәт Бикбаев укытты. Татарстан Диния назәрәте башлыгы мөфти Камил Сәмигуллинныӊ котлавы гаеттә катнашучыларга җиткерелде. Намазда катнашкан Балттач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин район Советы, аныӊ башкарма комитеты һәм шәхсән үзе исеменнән гаеттә катнашучыларны, район халкын шушы олы бәйрәм белән котлады. Ул үз чыгышында бу чараныӊ һәркем өчен гаять әһәмиятле икәнен әйтеп узды, районыбызда ураза тотучылар, динебезгә килүчеләрнеӊ артуы күркәм күренеш, дип билгеләп узды. Һәр гаиләдә, районыбызды, республикабызда һәм илебездә тынычлык булуын теләп, районбызныӊ алга баруына, үсешенә мөселман кардәшләребез үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр, дип ышаныч белдерде. Мәчеткә килүчеләр вәгазь тыӊлап, ике рәкагәть бәйрәм намазы укыдылар, аларга гает хөтбәсе җиткерелде. Уразаларыбыз кабуллардан булсын!
Тулы фоторепортаж алдарак биреләчәк
Нет комментариев