Балтачта зур Ифтар үтте (+фото)
Дин һәм тормыш

Балтачта зур Ифтар үтте (+фото)

1-2 июнь көннәрендә Балтач үзәк мәчетендә Ифтар ашы уздырылды.

Беренче июнь көнне 320 хатын-кызга мул табын әзерләнгән иде, алар бергәләп намаз укыды, Ифтарда катнашты.
Кичә дә 320 ир-атка мәҗлес өстәле әзерләнгән иде. Иң элек Җәлил хәзрәт бик үтемле вәгазь сөйләде. Авыз ачып, намаз укыганнан соң, Ифтар мәҗлесе булды. Ифтарда район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Ул үз чыгышында Рамазан ае белән котлады, ураза тотучыларга түземлек теләде. Урыннарда да ураза тотучыларны шатландырып, алар өчен Ифтар мәҗлесләре үткәрелер, диде.
Чарадан фоторепортаж белән алдагы көннәрдә таныша алачаксыз.

250

Нет комментариев