Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Башкарылган эшләр күп, алда тагын да зур бурычлар тора

Бу чараларда республикадан гына түгел, төрле регионнардан, хәтта чит илдән дә кунаклар катнашуы, җирлегебезнең чын татар мөхите икәнен әйтеп, хуплап китүләре, безнең туры юлдан баруыбызны инандырды, эшкә дәртләндерде

Районыбызда «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы төзелүгә 10 ел булып үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең 40нчы номерлы боерыгы нигезендә, 2014 елның 17 мартында оешмабыз төзелде. Шушы чор эчендә башкарган эшләребезгә нәтиҗә ясап, бераз үткәннәргә әйләнеп кайтыйк әле.

Балтачыбыз чын татар төбәге буларак, хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, милли телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны әхлаклы, иманлы, сәламәт итеп тәрбияләү, халык талантларының осталыгын һәм гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтүне оешманың төп максаты итеп куйдык. Ә бу максатыбызны тормышка ашыруда безгә төп ярдәмче Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы һәм аның җитәкчесе Кадрия Рәес кызы.

Безнең иҗтимагый оешмабыз 46 кешене берләштерә. 3 төркемгә бүленеп эшлибез.
Район «Ак калфак» оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары — Зөһрә Рифкать кызы Әхмәтханова. «Тирән елгалар тавышсыз ага», — ди халык. Ипле, итагатьле, сабыр Зөһрә ханым тавыш-тынсыз гына милләт, тел, гаилә язмышын уңай хәл итәрдәй күркәм гамәлләр кыла, «Ак калфак» әгъзаларын берләштереп эшләүне оештыра. Бөтендөнья татар конгрессы, региональ, республика «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар белән ике арадагы эшчәнлек күперен төзүче дә ул.

Оешмабызның иганәчесе, хәләл ризыклар белән хатын-кызларны, зәвыклы милли күлмәк-калфаклар, камзуллар, дини китаплар белән тәэмин итүче, "Ак калфак«ның ярдәмчел, укымышлы, абруйлы әгъзасы — Гөлсем Әдһәм кызы Миңнебаева.

Халисә Котдус кызы «Ак калфак» оешмабызның эчендә кайнаучы, аның дилбегәсен ныклы тотып, чын күңелен, тәҗрибәсен биреп иҗтимагый эшебездәге барлык язма документларны бөртекләп тикшерүче остазыбыз, укытучыбыз. Республикакүләм үткәрелгән барлык чараларны әзерләү вакытында аның ярдәмен, идеясын тотып рухланып эшлибез.
Күпчелек чараларыбызда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша. Аның киңәшләрен һәрвакыт үзебезгә өлге итеп алабыз.

Районыбызның «Мәгърифәт мәркәзе» музеенда борынгы дини китаплар саклана. Монда динебезне саклап калуга зур өлеш керткән районның күренекле шәхесләре хакында бик күп мәгълүматлар тупланган. Аның җитәкчесе — «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Айгөл ханым. Айгөл ханымның сәнгатьле саф татар сөйләме, тирән белемле булуы сокландыра. Ул татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы халыкара Берлеге медале белән бүләкләнде.

Хисап чорында җирлегебездә оешма тарафыннан республикакүләм күпкырлы тәрбияви чаралар үткәрелде. Аларны саный китсәң, бихисап күп. Бу чараларда республикадан гына түгел, төрле регионнардан, хәтта чит илдән дә кунаклар катнашуы, җирлегебезнең чын татар мөхите икәнен әйтеп, хуплап китүләре, безнең туры юлдан баруыбызны инандырды, эшкә дәртләндерде.

Үткәрелгән чараларның балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре, Балтач мөхтәсибәте, ветераннар бергәләп эшләү нәтиҗәсендә искиткеч матур, файдалы булуын әйтергә кирәк. Аларның барысына да чын күңелдән рәхмәт.

"Ак калфак«лылар иҗат эшендә бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Бөтендөнья татар конгрессы республика күләмендә «Җәмгыятьтә хатын-кызның роле» дигән бәйге игълан иткән иде. Журналист Фәридә Шакированың «Бөртекләп санар чаклар» исемле язмасы бу конкурста беренче урынны алды. Аның «Бирегез миңа түбәтәй», «Күңел ярларында ак дулкын», «Бәгырьдән тамган моңнар», «Ярсу йөрәк сагышы» дигән китапларын барыбыз да яратып укыйбыз.

Миңнебаева Гөлсем ханым-ның күп көче кергән, туган авылы Кариле, аның халкы турында туплаган, энҗе бөртекләренә тиң, авылының нәсел шәҗәрәләрен, тарихын яктырткан «Кариле китабы» басылып чыкты.

Бөтенрәсәй пенсионерлар иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасының региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылгын җиденче ачык республикакүләм бәйгесендә безнең «Ак калфак» иҗтимагый оешма совет әгъзасы Гөлсинә Галиева катнашты. Бәйгедә 85 эш каралган. «У войны не женское лицо» номинациясендә Гөлсинә ханым оешмабызның сугыш ветераны Тәскирә апа турында язып, беренче урын алды.

Яңгул җирлегеннән Сәлимә Габделхак кызы — мәдәният дөньясында кайнаучы, телебез өчен җан атучы, чын иҗади шәхес. Бик күп бәйгеләрдә актив катнаша. «Татар сүзе», Җәлил укулары, әдәби марафон, әле яңа гына Магнитогорск шәһәрендә онлайн-конкурста «Яшь ана» шигыре белән катнашып, Гран-при иясе булды.

Әминә Мөхәммәтҗанова «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы төзелгән көннән безнең арада. Шул елларда районда һәм рес-публикада үткәрелеп, үзе катнашкан һәр чара турында рес-публика матбугатында күләмле язмалары даими чыгып килә. «Каз канаты каурый-каурый» язмасы «Каз өмәсе» республика бәйгесенең әдәби әсәрләр номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Мәгъмүрә Хөрмәтуллина авырлыклар алдында сынмый-сыгылмый, яшьлекнең иң матур хатирәләрен, үкенечле хисләрен, сагышларын, әрнү-хәсрәтләрен шигырьләренә күчерә, алар «Сыналган, сынмаган язмыш», «Күңелем язлар көтә», «Мин китәргә телим яшьлеккә» дигән китапларында чагылыш таба. Аның тормыш девизы: кешеләргә яхшылык эшләү, юмартлык. Ул безнең «Ак калфак» оешмасында «Кайда син насыйп ярым?» дигән бүлекне җитәкли.

Республика югарылыгында узган чаралардагы күргәзмәләрнең төп оештыручысы — Резида Мөдәрис кызы Зарипова. Аның язган материаллары республика газеталарында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең методик җыентыкларында даими басыла.
Балтач җирлегенең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган республика бәйгеләрендә дә җиңүчеләребез һәм башкаларга үрнәк шәхесләребез дә күп. Республика күләмендә узган бәйгеләрдә Субаш җирлегеннән Раифә Газизова, Салавычтан Халисә Зиатдинова, Кунырдан Гөлшат Шәрәфетдинова, Бөрбаштан Гөлфия Фазлыева, Субаштан Гөлҗифар Зәкиева, Карадуганнан Әнисә Булатова, Кариленнән Гөлсем Миңнебаева, Шодадан Фәйрүзә Зәкиева, Салавычтан Халисә Зыятдинова, шулай ук Айгөл Хәлиуллинаның эшләренә тиңнәр булмады. Кариле җирлегендә яшәүче «Ак калфак» әгъзасы Чулпан Габделганиева Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды. 
Киләчәктә һәркемгә сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш, алда торган бурычларны тормышка ашыруда, заман мәшәкатьләрен җиңеп чыгуда зур уңышлар телим.

Зөлфирә Камалова,
район «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев