Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Болгарда Мәүлид бәйрәме вакытында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны Россия югары мөфтиенә тәкъдим итәчәген белдерде.
- Әлеге фикер күптән туды инде. Кичә минем тәкъдим киңәйтелгән пленумда да хупланды, - диде Тәлгать Таҗетдин. - Мин Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие, шәйхелислам вазифаларын башкарам - эш күп, ә миңа 68 нче яшь китте.
Ул кандидатураның 2016 елныӊ май аенда съезд вакытында расланачагын җиткерде.
Ул кандидатураның 2016 елныӊ май аенда съезд вакытында расланачагын җиткерде.
"Бу хакта беренче тапкыр гына ишетәм", - диде аптырашта калган Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Фото: dumrt
Нет комментариев