Милли көрәшкә килгәндә, ул өч төрдә үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге кечкенә малайлар, 18 яшькәчә яшүсмер егетләр һәм 60 яшьтән югары булган, мәчеткә йөрүче бабайлар арасындагы көрәшләр.
Иң кечкенәләр, ягъни 7 яшькә кадәрге малайлар арасында беренчелекне Теләчедән Сабантуй карарга килгән Ибраһим Хәйретдинов алды. Яшүсмерләр көрәшендә төп приз - скутер иде. Аны 36 килограммлы Кукмара егете Илшат Гыйниятуллин отты. Батырны бил алышкан егетләр арасында җирәбә сикертү юлы белән ачыкладылар. Ә бабайлар өчен махсус билгеләнгән олы бүләк - тәкә Бөрбашта калды. Ул батыр калган Ринат Шәфигуллинга тапшырылды. Ринат әфәнде былтыргы мөселман Сабан туеның да батыры.
Нет комментариев