Шода авылы зиратында өмә узды (фото)
Дин һәм тормыш

Шода авылы зиратында өмә узды (фото)

«Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!», - ди халык әйтеме.

Зиратлар — изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору — һәрберебезнең изге бурычы.

Шушы көннәрдә Шода авылы зиратында өмә узды. Яше-карты бердәм булып өмәдә катнашты.

Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашачак.


Нет комментариев