Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Досье

Габделхак Саматов (1930-2009)

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган.

Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган һәм 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Г. Саматов Бохарадагы "Мир-Араб" мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган. Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда - Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.

2009 елда 6 мартта, озакка сузылган авырудан соң, 79 нчы яшендә Россиянең күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Ул күп еллар дәвамында Татарстанның Баш казые вазифасын үтәде. 2006 елдан - республиканың Мактаулы казые. Ул мөселман җәмгыятендә шәригать өлкәсендәге тирән белемгә ия хәзрәт буларак билгеле, бик күп дини хезмәтләр авторы, ул үзенең вәгазьләре белән кешеләрне әсир иткән кеше. Аныӊ улы - 1060 елныӊ 11 июлендә туган Таһир Саматов Ханти- Манси өлкәсе, Урал федераль округы мөфтие. Аныӊ өч баласы, оныгы бар. Абыйсы Хәлил Саматов - Когалым шәһәре имам-мөхтасибе, улы Камил Саматов - Сургут шәһәренеӊ Җәмигъ мечетенеӊ баш имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250