Динә Латыйпова: “Илсөя миңа сеңлем генә, мин аңа берничек тә охшый алмыйм”
Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпованың гел көтмәгәндә хейтерлары артып китте
Тамашачылар, Динә Латыйпованы Илсөя Бәдретдинова образын кабатлауда гаепли. Бу сорауга ачыклык кертү өчен җырчы белән хәбәргә чыктык.
Динә ханым шундый ялкынлы комментарийларның берсен безгә дә укып күрсәтте: “Динә, нишләп сез Илсөянең образын кабатлыйсыз. Үзегезгә уңайсыз түгелме алай? Бәлки үзегезнең образны тудырырга вакыттыр. Башкалар сезне кабатласын, ә сез түгел. Рафаэль абыйның дәрәҗәсее төшерәсез. Бизәнгәннән соң көзгегә карыйсыздыр бит”, - дип язган бер ханым.
– Менә мондый хәбәрләрне фотолар астында гына түгел, шәхсән үземә дә җибәреп торалар. Мин гомер буе шул бер Динә инде. Илсөя миңа сеңлем генә, мин аңа берничек тә охшый алмыйм. Беренче тапкыр шундый сүзләр ишеткәч, кызык тоелды. “Бу кадәр яшәртмәсәгез дә ярар иде”, – дип кенә җавап бирдем. Гел кабатлана торгач, бераз ачыклык та кертәсем килә.
Без Илсөя белән берничек тә охшый алмыйбыз. Илсөянең үз әти-әнисе, үз нәселеннән килгән төсе бар. Минем үз нәселемнән килгән төсем бар. Кемнәрдер охшашлык күрә икән, рәхмәт. Илсөя кебек матур кызлар белән чагыштыргач, бу, әлбәттә, зур бәя. Мин беркайчан беркемгә дә охшарга тырышмадым, беркемне дә кабатламадым. Сокланып караганым булды. Әмма беркайчан да башка кеше булу турында хыялланмадым. Һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы, үз төсе.
– Пластик операциягә карашыгыз нинди?
– Әгәр тәнең, тирең пластиканы күтәрә ала икән, ниндидер кискен үзгәрешләр кертмәсә йә киресенчә, кеше кискен үзгәрешләргә әзер булса, уңай карыйм. Хәзер заманасы шундый. Шәхсән үзем пычак астына барып ятарга җыенмыйм, чөнки әлегә андый ихтыяҗым юк. Тамашачыларым, китап укучыларым, шөкер, мине ничек бар шулай ярата. Еллар дәвамында кем белә, бәлки, кирәге дә чыгар. Сәламәтлегемә зыян китерерлек әйбер булмаса, бәлки. Киләчәк өчен алдан әйтеп куя алмыйм.
– Динә апа, гомумән, нинди иҗади планнар белән мәшгуль сез?
– Юбилей концертына әзерләнәм, киләсе елда, Аллаһ бирса. Узган елны Рафаэльнең юбилее иде. Ул аны ничектер тыныч кына үткәреп җибәрергә теләде. Киңәшләшеп, минем юбилейны үткәрергә булдык. Иске җырларны барлыйбыз, яңа җырлар язабыз, программа төзибез, мәш киләбез әле. Тиздән яңа китабым дөнья күрәчәк, бу минем 7нче зур әсәрем. Аны интернет челтәрләренә дә куеп бардым, әмма китап тотып уку барыбер башка хисләр уята. Эшләп торабыз, туктаган юк әле, шөкеh/
Илгизә Галиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев