Фирдүс Тямаев туган йортына кайтып, урамда йоклаган
«Люкс, 5 йолдызлы. Иң рәхәт урын. Сарайда үгез җырлый, өстә чыпчык сайрый, эт белән песи килгән. Бу урынны арендага бирәм»
Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев туган йортына кунакка кайткан, ләкин урамда йоклаган, дип яза Интертат.
«Люкс, 5 йолдызлы. Иң рәхәт урын. Сарайда үгез җырлый, өстә чыпчык сайрый, эт белән песи килгән. Бу урынны арендага бирәм», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган видео янына.
– Менә, җәмәгать, үземә урын ясадым. Әни, бу урынга тимисез.
– Син китүгә, үзем ятам.
– Залда эссе, челтәр генә. Малайлар йоклый. Кондиционерны җибәреп карадым, ул кечкенә генә, кайчан суыта инде. Миңа кызу. Сарайда да йоклый идем, анда да кызу. Мунчага да, подвалга да кереп карадым. Менә авылның бөтен кызыгы шушы инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев