Аяк киеме исләнсә, лимон ярдәм итә
Аяк киеме аслыгын чәй содасы яки тоз кушылган суга салып, 2 сәгать тотарга, аннан чиста суда чайкарга һәм киптерергә
Аяк киеме исләнсә, лимон ярдәм итә. Бу ысул теләсә нинди аяк киеме өчен туры килә, дип яза «Шәһри Казан».
Аяк киеменең аслыгын алып, лимон телеме һәм урталай киселгән алоэ яфрагы ышкырга. Алоэ яфрагын 1-2 көнгә аяк киеме эченә тыгып торырга да була. Соңыннан антибактериаль дымлы салфетка белән сөртергә һәм җиләс урында киптерергә кирәк.
Аяк киеме аслыгын чәй содасы яки тоз кушылган суга (1 литрга 1 аш кашыгы) салып, 2 сәгать тотарга. Аннан чиста суда чайкарга һәм киптерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев