Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Бәйрәмнәр җитә, шашлык пешерүчеләргә киңәшләр

Ит белән кара һәм кызыл борыч, паприка, кориандр, лавр яфрагы, зира, әнис, рәйхан (базилик), шалфей яхшы яраша.

Җәй айларында күпләр табигать кочагына ял итәргә чыга, һәм, гадәттә шашлык пешереп сыйланалар. Түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Тәҗрибәле шашлык пешерүчеләр маринадлаганда тоз салмый, аны азактан гына сибә. Тозлы маринадта озак яткан ит катылана.

Иткә суган тәме сеңсен өчен, аны вак итеп турап яки иттарткычтан чыгарып кушалар. Шампурда чиратлаштырыр өчен, боҗралап та турыйлар.

Ит белән кара һәм кызыл борыч, паприка, кориандр, лавр яфрагы, зира, әнис, рәйхан (базилик), шалфей яхшы яраша.

Итне пыяла яки эмаль савытта маринадларга кирәк.

Маринадка яшел тәмләткечләр кушсагыз, кыздырыр алдыннан алырга кирәк. Алар яна башлый.

erid: 2VtzqwTSgT9

Шампурга үсемлек мае белән майлап тезсәгез, маринадланган ит кисәкләре сусылрак булып пешә, кырыйлары янмый.

Учакның утын киметү өчен, гадәттә, су бөркиләр. Күмер өстенә тигез итеп тоз сибәргә генә кирәк. Ул кабат ялкынланмый, сүнми дә, кирәкле температураны гына тота.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9