Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Балык әзерләү серләре

Ачык калай банкадагы балык суыткычта да бик тиз бозыла.

— Каткан балыкны — тозлы салкын суда (1 литр суга 1 чәй кашыгы тоз), ә балык филесын җылы урында эретсәң яхшырак.

— Балык чистартканда бармак очларын тозга батырып алсагыз, балык шуып китмәс.

— Балыкның тәңкәләре җиңел купсын өчен, аны башта кайнап торган суга салырга, аннары серкә кушылган җылымса суда тотарга кирәк.

— Балыкны кыздырыр алдыннан кайнар майга бераз тоз өстәсәң, ул кетердәп торыр.

— Кыздырганда балык таралмасын өчен, аны әзерләр алдыннан 15 минут кала тоз сибәргә кирәк.

— Балык кыздырыр алдыннан 10 минут сөттә тотсагыз, ул аеруча тәмле булыр.

— Балык кыздырганда кухняда тәмсез ис таралмасын өчен, табага чи бәрәңге кисәге салыгыз.

— Диңгез балыгын кыздырганчы, аңа 30-40 минут алдан шикәр комы сипсәң, ул тәмлерәк була.

— Бөтен балык консервларын да ачуга, пыяла яки фарфор савытка бушатырга кирәк. Ачык калай банкадагы балык суыткычта да бик тиз бозыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык