Биткә сөртсәң - матурланасың!
Итеккә сөртсәң - уңасын. Менә ниди ул безнең каз мае!
Тире пешсә дә булыша ул. Моның өчен 100 г эретелгән каз маена 1 аш калагы сырганак мае кушарга. Көнгә ике тапкыр пешкән урынга әлеге катнашманы сөртеп торырга кирәк була.
Ютәлдән. 1 стакан җылы сөткә 1 бал калагы каз мае һәм бал кушарга. Болгатырга һәм йоклар алдыннан эчәргә.
Бронхиттан каз мае белән компресс ясарга була. Эретелгән каз маена угычтан уылган суган кушарга кирәк. Шуны күкрәккә сыларга һәм җылы итеп төренеп ятарга.
Каз мае шулай ук җыерчыкларны да тигезли. 1 йомырка сарысына эретелгән 1 бал калагы каз мае кушарга. 1 бал калагы сыегайтылган бал өстәргә. Катнашманы биткә сөртеп, 30 минут тотарга. Аннан ромашка төнәтмәсе белән чайкарга кирәк.
Үкчә катканда, ярылганда да ярдәм итә ала ул. Каз маен сулы савыт өстендә эретергә. Аякларны түзәрлек кайнарлыктагы суга тыгып утырып йомшартырга. Корытып сөртергә һәм каз мае сыларга.
Куллар өчен. Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.
Каз маен медицина һәм косметика чараларында гына түгел, ә ризык әзерләгәндә дә кулланалар. Каз мае француз кухнясында киң таралган. Аны төрле соуслар, тавык һәм каз паштетлары әзерләгәндә, ит ризыкларны пешергәндә, яшелчәләр кыздырганда кулланалар.
Көнкүрештә. Каз мае аяк киемнәрен судан һәм дымланудан саклау өчен киң кулланыла. Моның өчен, күн аяк киеменә махсус губка белән эретелгән каз мае сөртәләр. Файдасын тагын да арттыру өчен, аяк киемен фен белән җылытырга, ә соңыннан яхшылып сөртергә кирәк.
Автор:Резида Валитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев