Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Яшәрәсең килсә...

Җылы су эчкәндә, матдәләр алмашы яхшыра, кан чистара дип аңлата табиблар.

Тибет табиблары иртән торгач ач карынга бер стакан кайнар су эчү организмны 10 яшькә яшәртә дигән нәтиҗәгә килгән.

Кытайда балаларны ашар алдыннан бер стакан кайнар су эчәргә өйрәтәләр. Чөнки ул ашказанындагы микробларны үтерә икән. Хәтта кафе, рестораннарда да ашар алдыннан бер чынаяк кайнар су бирү гадәте бар аларда.

Йокыдан уянганнан соң эчкән җылы су баш авыртуын баса, анемия, симерүдән дәвалый, артриттан интегүчеләргә ярдәм итә.

Кайнар су эчүнең фәнни аңлатмасы да бар. Салкын су эчкәннән соң организмда аны “җылытырга” кирәк дигән сигналлар кабына.
Ә җылы су эчкәндә, матдәләр алмашы яхшыра, кан чистара дип аңлата табиблар. Ашкайнату системасы да акрынлап уяна, үт бүленү яхшыра.

Нәтиҗәдә тән тирегез чистарыр, бетчәләрдән арынырсыз, авырлыгыгыз кими башлар, кан басымыгыз нормага килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев