Йөзем төнәтмәсе нәрсәгә файдалы?
Төнәтмә ясар өчен куерак төстәге йөзем кирәк. 2 стакан суны кайнатып чыгарырга да, 150 грамм чистартып юылган йөзем салып, әкрен генә 20 минут кайнатырга, төнгелеккә каплап, төреп калдырырга.
Майонезлы салатлар, майлы бәлешләр, майлы шулпалар ашаганнан соң бавырны чистартырга кирәк. Моның өчен йөзем төнәтмәсе ярдәмгә килә.
Төнәтмә ясар өчен куерак төстәге йөзем кирәк. 2 стакан суны кайнатып чыгарырга да, 150 грамм чистартып юылган йөзем салып, әкрен генә 20 минут кайнатырга, төнгелеккә каплап, төреп калдырырга.
Иртән төнәтмәне сөзәргә, суны бераз җылытырга һәм ач карынга эчәргә. Ярты сәгатьтән соң ашарга була. Сөзгәннән калган йөземне боткага кушып ашарга була. Әлеге төнәтмәне бер ай эчендә кимендә 4 тапкыр эшләргә кирәк.
Иренмичә, ешрак эшләсәгез, тагын да яхшырак. Гел генә аптека даруылары йотып куярга димәгән, шул ук ашаган ризыкны да дару итеп куллана белергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев