Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Юлда алтын тапсагыз...

Алыргамы? Юкмы? Алтын белән бәйле күп сынамышлар бар. Аларны беләсезме?

Юлда табылган алтын әйбер бәхет китерми, дип ышандыра белгечләр. Бизәнгечкә аны тагып йөргән кешенең энергиясе җыелган була. Ул тапкан кешегә күчә. Тапкан алтынны кулланган кешенең тормышы бозыла башларга мөмкин.

Никах балдагын төшереп җибәрсәң дә хәерлегә түгел икән. Никахлашкан кешең белән сүзгә килешүләрне көт тә тор, ди. Ә никах уңышлы булсын өчен парның балдаклары бер төсле, бертөрле булырга тиеш икәнен белә идегезме?

Төштә алтын күрсәгез, кайгырмагыз. Начар түгел. Мондый төш кешенең рухи үсешүе турында сөйли. Якын киләчәктә яхшы үзгәрешләргә әзер булыгыз.

Берьюлы алтын һәм көмеш әйберләр тагып йөрмәгез. Беренчедән, бу — зәвыксызлык. Икенчедән, бу ике металл бер-берсенең уңай йогынтысын бетерә.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Менә шулай. Ә сез алтын яратасызмы?

 

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе

erid: 2Vtzqv1AZW9