Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кичтән чи суган ашау файдалы икән...

Безнең илдә суган — салатларга, кайнар ризыкларга өсти һәм хәтта чи килеш тә ашый торган иң популяр яшелчәләрнең берсе. Кайберәүләр исә суганны кискен исе һәм тәме аркасында кулланмый. Әмма рационда суган һичшиксез булырга тиеш, ди белгечләр.

Суганны иң яхшысы кич белән ашарга кирәк, дип раслый белгечләр. Алай гына да түгел, аны көн саен кечкенә генә бер баш булса да ашау мөһим.

Бу яшелчә составында L-триптофаны булуы аркасында йокыны нормальләштерергә ярдәм итә. Моннан тыш, суган ашказаны-эчәк тракты эшен җайга салырга һәм эч катуны бетерергә ярдәм итә, шулай ук, үзенең түбән калориялелегенә карамастан, туклыклылык хисе бирә.

Белгечләр сүзләренчә, суганда чәч һәм тырнакларны ныгытуга ярдәм итүче антиоксидантлар, витаминнар һәм минераллар бар. Ә кайбер тикшеренүләр суганның ашказаны һәм юан эчәк рагыннан саклавын, шулай ук кандагы шикәр күләмен нормальләштерүен күрсәткән. Шулай ук галимнәр йокы бүлмәсенә киселгән суган куюның файдалы булуын ачыклаган. Шулай итеп, йокының сыйфатын яхшыртырга һәм һаваны зарарлы бактерияләрдән чистартырга мөмкин.

erid: 2VtzqwTSgT9

Автор: Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе

erid: 2VtzqwTSgT9