Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кишерне ничек сакларга?

Иң еш кулланылган алымнарны бер урынга җыйдык

Кишерне кышка саклау өчен жәлләмичә төбен кисәргә кирәк, ди Зөлфия Зиннәтуллина. Яфрагы чыкмаслык итеп. Шулай кисеп, капкачлы чиләккә тутырып базга салсагыз, киләсе җәйгә кадәр менә дигән булып сакланачак. Язын үреп, череп җәфаламый.

Кишерне базда сакларга була. Башта сабакларын кисеп атыгыз, туфрагын коегыз һәм урамда киптерегез. Аннары базга төшереп куегыз.

Кишерне тартмаларга салып саклап була. Агач яки пластик тартмага 2 сантиметр чамасы елга комы, ылыслы агачтан пычкы чүбе, суган кабыгы яки мүк салыгыз. Алар барысы да коры булырга тиеш. Шуның өстенә бер рәт итеп кишер тезегез. Алар бер-берсенә тиеп тормасын. Кишер өстенә тагын ком, пычкы чүбе яки башка нәрсә тутырыгыз. Шулай итеп кишерне катлап салып чыгыгыз. Өстән калын итеп тагын ком яки башка әйбер тутырыгыз.

Кишерне пакетларга тутырып саклап була. Пластик пакетларга тутыргыз да, башын яхшылап бәйләп куегыз. Артык һаваны кысып чыгарыгыз, яңа һава кермәслек булсын. Вакуумлы пакетлар ышанычлырак булыр. Андый пакет булмаса, гадәти пакет эченнән һаваны тузансуырткыч белән суыртып алыгыз.

Кайчакта ике ысулны берләштереп тә була. Кишерне пакетка салып, арасына пычкы чүбе тутырып, ныклап бәйләп куярга була.

Кишерне фатирда да саклап була. Суыткычка тутырып куйсаң, кишер айлар буена саклана. Кишерне яхшылап юыгыз, сөлгегә салып киптерегез. Кишерләрнең баш-башларын кисеп, киселгән урын бераз кипкәнче тотып торыгыз. Кишерне полиэтилен пакетка тутырыгыз да, һавасын чыгарып, яхшылап бәйләп куегыз. Мондый кишерне суыткычның яшелчәләр саклый торган бүлегендә тотыгыз.

Кишерне туңдыргычта да саклап була. Яхшылап юып, угычтан уыгыз яки саламлап, боҗралап турагыз да пакетларга салып, туңдыргычка куегыз.

Чыганак

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр