Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Өлкәннәр өчен иң файдалы балыкны беләсезме?

Эксперт атнасына биш тапкыр балык ашарга киңәш итә.

Өлкәннәр өчен иң файдалы балык — тәрәч, минтай һәм хек. Балыкның файдасы турында табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Марият Мухина сөйли.

 Аның сүзләренә караганда, бу балыклар йодка бай, шулай ук составында аксым һәм туендырылмаган поликислоталар бар. Моннан тыш, алар, башка балыкларга караганда, шактый арзан.

"Йод калкансыман бизне активлаштыра. Ул бигрәк тә диңгездән еракта яшәүче өлкәннәргә кирәк", - дип билгели эксперт.

Үз чиратында, балыктагы аксым инфекцияләргә каршы көрәшүче күзәнәкләр һәм антитәнчекләр синтезы өчен төзелеш материалы булып хезмәт итә, ди Мухина.

Диетолог әйтүенчә, өлкән яшьтәге кеше менюсында балык атнага биш тапкыр көненә 150-200 грамм күләмендә булырга тиеш. Кыздырганда бу ризыкта сәламәтлек өчен куркыныч канцерогеннар барлыкка килә, шуңа күрә аны парда пешерү, газ мичендә яки томалап пешерү яхшырак.
 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торлесе