Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Саумы, яз! Саумы, аллергия...

Бүген аллергиядән дарулар күп. Табиб кушканнарын, һичшиксез, кулланырга кирәк. Шулай да халык медицинасын да онытмыйк. Беренчедән, ул кесәгә бик сукмый, икенчедән, һәркем белгән үләннәрен куллана ала, шулай ук тискәре яклары да юк.

Аллергиядән сарымсак бик яхшы ярдәм итәргә мөмкин. Көн саен бер тырнак сарымсакны яхшылап изеп, бер-ике калак җылы су кушып, ашаганнан соң кулланырга кирәк.

Ашаганнан соң балы алынган кәрәзне чәйнәү дә уңай нәтиҗә бирә. Әгәр кәрәзне берничек тә таба алмыйсыз икән, бер калак бал кабып куйсагыз да була. Әлбәттә, балга аллергиягез булмаса.

 

Аллергиядән интеккән вакытта чәй урынына ромашка чәчкәләре төнәтеп эчү яхшы.

Саз чәчәге төнәтмәсен ашар алдыннан ярты стакан эчеп кую да файдалы.

 

50 грамм кура җиләге тамырларын ярты литр суда 40 минут дәвамында акрын утта кайнатырга кирәк. Көн саен өч тапкыр икешәр кашык эчәргә. Кайнатманы суыткычта сакларга.

Аллергия бетсен өчен көн саен рационда кызыл чөгендер һәм ярты стакан көнбагыш төше кулланырга кирәк.

 

Ярты литрлы банканы сары мәтрүшкә белән тутырыгыз һәм өстенә чыкканчы аракы салыгыз. Өч атна караңгы урында тотканнан соң, сөзеп, суыткычка куегыз. Көн саен иртән ач килеш бер калак һәм йоклар алдыннан шулай ук эчеп куйсагыз, банка бушагач, аллергия белән саубуллашырсыз.

Сәламәт булыгыз, дуслар, авырмагыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аллергия яз