Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Суганны кайчан җыярга һәм суган үрү серләре

Суган утыртканнан соң уртача 2,5 айдан үсеп җитә

Суганның өлгерә башлаганы җиргә егыла, әмма җыярга ашыкмагыз, ул ныгырга тиеш.

Суганның өлгерү билгеләре:

  • кыяклары саргая
  • муентыгы нечкәреп кибү
  • кабыгы купшаклану.

Берничә киңәш

  • Суганны җыярга ике атна кала су сипмәскә, тирәсендә җирен азрак ачтырырга кирәк.
  • Суганны коры көнне җыярга һәм түтәлдә кояшта яткырып киптерергә, аннан җиләс урынга алып кереп киптереп бетерергә кирәк.
  • Төнгә ачык һавада калдырмагыз, каплагыз.
  • Иртәнге чык аны юешли, тиешенчә кибәргә бирми. Суганны йолкуга кисәргә ашыкмагыз, кыяклары кибәргә тиеш.
     

Суган үрү

Суган үрүнең иң җиңел, иң ышанычлы ысулы —   шпагат җебе  белән үрү. Очына иң эре һәм озын кыяклы суганны куярга, шуңа өстәп үрә барырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суган