Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Тавыклар нигә йомырка ашый?

Тавыклар үз йомыркаларын ашый. Нишләтергә икән? Кәримә апа.

Сорауга ветеринария берләшмәсе мал табибы Әмир ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:

— Тавыкларның үз йомыркасын ашавы берничә сәбәп белән бәйле булырга мөмкин. Беренчесе — дөрес тукландырмау. Йомырка сала-сала тавыкның организмы таушала. Азык белән аңа кирәкле матдәләр җитәрлек дәрәҗәдә керергә тиеш. Гадәттә, тавыкка Д витамины, кальций һәм протеин җитми.
Икенче сәбәп — кетәклек санитар-гигиена нормаларына җавап бирмәгәндә дә, мондый хәл күзәтелә. Температура, яктылык, мәйдан тавыкларга йогынты ясый.
Өченчедән, тире паразитлары котырган булса да, тавык үз йомыркасын ашый башлый. Моны туктатыр өчен, кальций, А һәм Д витаминнарына, фосфор һәм аминокислотага бай азыклар ашатырга кирәк. Вакланган чөгендер, кишер, бәрәңге бирергә була. Туралган терлек мае, кабырчык (ракушка), көнбагыш, эремчек, сөяк оны да бик яхшы. Тавыкларның торган урыннарында уртача температура 12-23 градус җылы уңайлы булып санала. Шулай ук хәзер кибетләрдә тавыклар өчен махсус азыклар сатыла. “Рябушка”, “Рекс Витал”, “Метионин”ны 10 кг ризыкка 10-15 г исәбеннән кушып кулланырга мөмкин.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев