«Балаларның эш көне миңа язылса, пенсиямне кисмәсләрме?»
14 яшьтән балалар эшләгән айларын үзләренә яздыра ала
Мин инде күптән пенсиядә. Балалар каникулга кайтты. Ике-өч ай тирәсе бездә эшләргә телиләр. Аларга 14-15 яшь. Эш көннәрен минем исемгә яздырырга уйладылар. Алай иткәндә, эшләүче пенсионер дип, пенсиямне кисмәсләрме икән?
Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлегендә болай дип җавап бирделәр:
— Апаның пенсиясе кимемәячәк. 14 яшьтән балалар эшләгән айларын үзләренә яздыра ала. Алай күпкә яхшырак булыр. Аз булса да, стажлары барыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев