Аварияләр күп: сак булыйк (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Аварияләр күп: сак булыйк (фото)

Көтмәгәндә һава торышының бозылуы юл хәрәкәте өчен зур куркыныч тудырды. Яуган кары гына әллә ни эшләтмәс иде, ашыгып инде җәйге тәгәрмәчләр куйган машиналар саны хәйран шул.

Машина көпчәге туза, дип аны кызуланып алыштыручылар юлларга машиналарын алып чыкканда игътибарлы булсыннар иде, чөнки алар үзләренә һәм машиналарында утыручыларга гына түгел, башкаларга да куркыныч алып киләләр. Юлларда кышкы тәгәрмәчләр белән йөргәндә дә саклык кирәк. Менә бүген, иртә баштан Балтач - Чепья юлында, Тагашур авылы борылышы янында бер җиңел машина йөзтүбән каплана, ә икенче «Лада» җиңел машинасы Норма авылында алдан барган «Газель» машинасына килеп керә. Юлларда сак булсак иде.

250

Нет комментариев