Шоферларга буклетлар тапшырылды.
«Бала — төп пассажир» чарасы кысаларында бүген иртән бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы һәм Балтач гимназиясе янында бик мөһим акция үткәрелде. Чара гимназиянең бертөркем яшь инспекторлары, ЮХИДИ хезмәткәре, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева катнашында узды
Инспекторлар шоферларга буклетлар тапшырып, балаларны һәрчак махсус утыргычта йөртергә кирәклеген искәртте.
.
Нет комментариев