Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта мотоцикл белән идарә иткән ике яшүсмерне тоткарлаганнар

Балтачта 26нчы май көнне юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан мотоцикл белән идарә иткән ике яшүсмерне тоткарланды.

Балаларнын җәйге каникуллары башланып китте. Мондый матур җәйге көндә бер баланың да өйдә генә утырасы килми. Юлларда мотоцикл белән йөрү 18 яше тулган «А» категорияле правасы булган кешеләргә, мопед һәм скутерлар белән идарә итү 16 яше тулган «М» категориясе булган затларга гына рөхсәт ителә. Бу кагыйдәне барыбыз да яхшы белсәк тә балаларга мотоцикл, скутер биреп чыгучы әти-әниләр дә бар. Балалар юл кагыйдәләрен белмәгән килеш юлга чыгалар һәм төрле юл һәлакәтләренә дучар булырга мөмкиннәр.
Каникул вакытында юл хәрәкәте инспекторлары һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче бүлек инспекторлары велосипедта, скутерда һәм мопедта йөрүче «Яшь кагыйдә бозучылар» белән җитди эш алып бара.
26нчы май көнне юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан шундый 2 мотоциклчы туктатылды. Балаларнын берсенә - 15, икенчесенә 16 яшь кенә булуына да карамастан мотоцикл белән идарә иткәннәр. 16 яшь тулган балага беркетмә төзелеп 5000 сум күләмендә штраф, ә 15 яшьлек балага карточка төзелеп балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелде. Балаларның әтиләренә беркетмә төзелеп 30000 күләмендә штраф салынды. Әле мотоциклларның да махсус саклау урынына куелуын искә алсак, малайларның мотоцикл белән идарә итүләре семья бюджетына шактый гына зыян китерде. Бәхеткә балалар юл һәлактәтенә дучар булмадылар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Һәрберебезнең дә баласы үзебез өчен бик кадерле, техниканы сатып алганчы ныклап уйланыгыз, балагызның яки башкаларның гомеренә зыян килмәсме? Ахырдан үкенерлек булмасын!

Балтач ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250