Балтачта узган "Тоннель" операциясенең нәтиҗәләре - правасыз калучылар да бар ...
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта узган "Тоннель" операциясенең нәтиҗәләре - правасыз калучылар да бар ...

Балтачта "Тоннель" операциясе барышында 62 транспорт чарасы тикшерелгән

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Тоннель операциясенең өченче көне бүген ягъни 14 сентябрь көнне Балтач бистәсенең Нариман урамы 9 йорт янында Балтач юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык каешын эләктермичә генә машинада жилдеруче шоферларны булдырмау максатыннан оештырылды. Операция барышында 62 транспорт чарасы тикшерелде 3 куркынычсызлык каешын эләктермәгән шоферга, 1 вакытында штрафын түләмәүчегә һәм 1 спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә итүчегә беркетмә төзелде, ә спиртлы эчемлек эчүченең машинасы түләүле саклау урынына озатылды. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев