Балтачның өч оешмасында эшләүче машина йөртүчеләр юл кагыйдәләрен еш бозганнар
Балтач районыннан кара исемлеккә өч оешма кергән
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе 2026 елның җиде ай нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган оешмалар исемлеген игълан итте.
Кызганычка каршы, Балтач районыннан бу исемлеккә өч оешма кергән. «МДСУ-1» — 78, «Венета» — 77, «Агрофирма Идел» — 61.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү — һәркемнең иминлеген тәэмин итүче төп шартларның берсе. Кемдер хокук бозулар статистикасын арттырса, икенчеләр юлда җаваплылык һәм тәртипне өстен күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев