Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта мотоциклда йөрүчеләр арасында хокук бозулар арткан

Ел башыннан мотоциклчылар белән бәйле 16 хокук бозу очрагы теркәлгән

Районыбызда мототранспортны үз итүчеләр артканнан арта. Җәй җитүгә бистә, авыл урамнары мотоцикл тавышына күмелә.

Мопед, питбайк җәй көннәрендә хәрәкәт итү өчен бик уңайлы, билгеле, әмма алар катнашында килеп чыгучы юл һәлакәтләре саны арту сагаерга мәҗбүр итә. 

Ел башыннан мотоциклчылар белән бәйле 16 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуның берсе хәмер кулланган килеш. 

«Мототранспорт — иң хәвефле транспорт чараларының берсе. Хәтта кечкенә генә юл-транспорт һәлакәте дә җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин. Мототранспорт белән идарә итү тиешле категориядәге йөртү таныклыгы булган очракта гына рөхсәт ителә. Мондый таныклыгы булмаган килеш мототранспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылык каралган. Әгәр баланың яше тулмаган булса, тәртип бозучының әти-әнисе административ чарага тартыла», — дип искәртте Балтач дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мотоцикл