28 декабрь көнне иртән 7:35тә 112 хезмәтенә Чистай янында юл һәлакәте булуы турындагы хәбәр килеп ирешә. "Форд Мондео" белән "Фольксваген" микроавтобусы бәрелешкән.
"Форд Мондео" җиӊел автомашинасында Чиремшан районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев та булган. 44 яшьлек микроавтобус йөртүчесе бозлы юлда идарәне югалтып каршы як хәрәкәт итү юлына чыга һәм Чирмешән районы башкарма комитетыныӊ 53 яшьлек шоферы идарә иткән "Форд Мондео" җиӊел машинасына бәрелә.
Фаҗига аркасында "Фольксваген" микроавтобусында бер кеше үлгән, ике машинада алты кеше зыян күргән.
Нет комментариев