Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч авария мизгеле видеога эләккән

Автобус белән җиңел машина бәрелешкән мизгел видеокамераларга эләккән

Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелешкән мизгел видеокамераларга эләккән. Юл һәлакәте Алабугада Лазурный тыкрыгында килеп чыккан.

Бүген иртән Алабугада Renault җиңел машинасы каршыга килүче кафе хезмәткәрләрен эшкә алып барган «Нефаз» вахта автобусы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче каза урынында һәлак булган. Моннан тыш, автобус пассажирларының берсе зыян күрган.  

Видеоязмадан күренгәнчә, зәңгәрсу төстәге җиңел машина баштан бер автомобильне узып китә, әмма, ни сәбәпледер машина юл читенә килеп чыга, аннан соң каршы яктан килүче автобус астына килеп керә. Җиңел машинадан тимер өеме генә калган. 

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев