Мотоциклчы гаебе белән ике кешенең гомере өзелгән
Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларны киметү, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау максатыннан, «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы көчәйтелгән режимда узачак
Татарстан Республикасының Дәүләт автоинспекциясе агымдагы елның 24 апреленнән 25 маена кадәр республика территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уздырылуын хәбәр итә.
Агымдагы елда Татарстан территориясендә ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итүчеләр аркасында 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларны киметү, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау максатыннан, «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы көчәйтелгән режимда узачак.
«Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын тикшерәчәк, шулай ук саклану экипировкасын куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвенә аерым игътибар бирәчәк.
Шулай ук автоинспекторлар балалар һәм яшүсмерләр транспортның мондый төре белән идарә итмәсен өчен күзәтәчәкләр. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш алып барачак. Аның барышында балаларның тиешле яшьтә булуларын, машина йөртү таныклыгы һәм шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләре кирәклеген ассызыклаячаклар. Автоинспекторлар әти-әниләрдән балигъ булмаган балаларның нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүләрен контрольдә тотуны сорыйлар.
Балигъ булмаган бала мопед, мотоцикл, скутер, автомобиль белән идарә иткән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак, аңа 5 мең сумнан алып, 15 мең сумга кадәр штраф та яный, ә идарә иткән транспорт чарасы махсус штрафстоянкага алып кителәчәк. Әгәр бала 16 яшьтән кечерәк булса, кодексның 5.35 маддәсе нигезендә аның әти-әнисе җавап тотачак, транспорт чарасы бу очракта да тоткарлана һәм махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла, ә балигъ булмаган бала профилактик учетка алыначак.
Лилия Һадиева,
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев