11 гыйнвар көнне Әгерҗе районында коточкыч фаҗига була. Юл-транспорт фаҗигасенең шаһитләре белдерүенчә, «Ларгус» җиңел машинасы каршына «Mercedes» микроавтобусы чыгып, ике машина маңгайга-маңгай бәрелешә.
Кайбер чыганаклар белдерүенчә микроавтобус шоферы идарәне югалта. Авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән.
Хөрмәтле райондашларыбыз, 2017 ел бик күп югалтулар белән башланып китте. Кайсыбызның гомере кайчан һәм кайда өзеләсен белмибез, алай да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кадәрен саклап яшәсәк иде.

Нет комментариев