23 март көнне Татарстан юлында автобус белән җиңел машина бәрелешкән.
Бу хәл Яшел Үзән районында була. Раифа-Күлбаш юлының 11нче чакрымында пассажир автобусы руль артында 23 яшьлек кыз утырган җиңел машина белән бәрелешә. Кыз ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлә. Автобустагы биш пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бер бала тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салына. Җиңел машинаны йөртүче яшь кыз шул мизгеләрдә үзен видеога төшереп барган булган ...


Нет комментариев