Указ 2026 елның 10 октябрендә имзаланган һәм кул куелган көненнән үз көченә керде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елның 1 гыйнварыннан республика дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең вазифаи окладларын 10 процентка арттыру турында указны имзалады. Документ ТР Рәисенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Указ нигезендә, яңа окладларны исәпләү өчен территориаль башкарма хакимият органнарындагы вазифаларның кече төркемендә «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге өченче разрядлы белгечнең вазифаи оклад күләме 1,1 тапкырга индексацияләнәчәк. Шуннан соң ул 18 621 сум тәшкил итәчәк.
Указ 2026 елның 10 октябрендә имзаланган һәм кул куелган көненнән үз көченә керде.
Татар-информ
Нет комментариев