Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ата-ана хаклымы, хаксызмы?! (фото)

27 июль көнне район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия әгъзалары соңгы айда административ хокук бозган балаларга һәм спиртлы эчемлекләр куллану аркасында балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган әти-әниләргә төзелгән 25ләп беркетмәне тикшерде.

Җәйге каникул чорында яшүсмер егет-кызлар иреккә чыгалар. Шул сәбәпле яшүсмерләр арасында җәмәгать урыннарында төнге 11.00дән соң йөргәннәре һәм җинаять эше кузгатылганнары, спиртлы эчемлекләр кулланганнары бар.

Район башлыгы урынбасары, әлеге комиссиянең рәисе Наил Сабирҗанов балаларга мөрәҗәгать итеп:
- Тарихны үз кулларыгыз белән язасыз бит. Төнге сәгатьләрдә хокук саклау хезмәткәрләренә эләгеп, административ җаваплылыкка тартыласыз, беркетмә төзелде икән, димәк, сезнең биографиягез тапланды, үзегезгә "кыңгырау" тагылды дигән сүз. Кая гына барсагыз да яманатыгыз артыгыздан ияреп йөриячәк. Беренче очрак булганда кисәтү ясарга, туры юлга бастырырга мөмкинлек бар. Әгәр дә административ хокук бозулар янәдән кабатланса, сөйләшү дә, штраф күләме дә башкача булачак. Ул очракта сезне ведомствоара исәпкә бастырырга кирәк булачак. Учетта тору техникум-училищеларга яки югары уку йортларына укырга кергәндә, армиягә киткәндә, киләчәктә машина йөртү таныклыгы алганда "комачау" итәргә мөмкин. Әле соң түгел ... Җәйге чорда эшкә урнашып, акча эшләп, әти-әниләрегезгә булышсагыз иде сез. Хөрмәтле әти-әниләр, балагызның кичке сәгатьләрдә өйдә булу-булмавын катгый контрольгә алыгыз. Мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, комиссия әгъзалары докладлар ясый, сыйныф җитәкчеләре инструктажлар үткәрә, каникулга киткәндә укучыларга яхшылап аңлатыла, куллар куйдырыла - ләкин киресе эшләнә... Җинаятьче дә, исерек тә булып тумыйлар. Ә әти-әниләрнең тиешле тәрбиясе, өлкәннәрнең күреп бетермәве аркасында күңелсезлекләр килеп чыга. Без дә бит сезнең балаларыгызны бәла-казалардан һәм ялгыш юлга басуларыннан саклап калырга тырышабыз, - дип белдерде.

Районыбызның бер авылыннан килгән 10-12 яшьләрдәге ике малай җирдә яткан тәмәке төпчеге табып, авыл хуҗалыгы җәмгыяте амбарына кереп, тәмәке тартып карарга булалар. Ләкин сүндерелмәгән төпчектән печәнгә ут каба. Әле ярый янгын зурга китми, тиз арада күреп алып, вакытында сүндерелә. Ә икенче бер 14 яше дә тулмаган малай бистә үзәгендә олы юлда велосипедта йөргәндә хокук саклау органнары вәкилләренә очрый. Беренче очракта кисәтү ясап, аңлату эшләре алып барып, баланы озатып калсалар, икенче күрешкәндә беркетмә төзергә мәҗбүр булалар. Ә бит балага велосипед белән техника күп йөри торган юлларга чыгарга рөхсәт ителмәвен өйдәге өлкәннәр аңлатырга тиеш, югыйсә.

Утырышка чакырылган барлык балаларга һәм аларның әти-әниләренә комиссия әгъзалары тарафыннан кат-кат кисәтүләр ясалды. Тик шундый очракта да бер ананың комиссия секретарена "Мине өйрәтмәгез! Мин баламны ничек тәрбияләргә кирәклеген үзем беләм..." дип каршы әйтеп чыгып китәргә батырчылыгы җитте.

Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр бар. Аларда, күпчелек очракта, эшсезлекне, тормышның авыр булуын, акчасызлыкны сәбәп итеп, эчкечелек белән шөгыльләнүче әти-әниләр тәрбиясендә үсүче балаларның язмышы борчый. Ул кыерсытылган балаларның хокукларын яклау, яшәү шартларын кайгырту, иң мөһиме тукландыру һәм тәрбия бирү максатыннан, аларны вакытлыча балалар йортларына урнаштырып торалар. Ә инде бу вакытта дәвалануга бармаган, баласын кирәксенмәгән, спиртлы эчемлекләр кулланудан туктамаган һәм азгынлыктан арынмаган әниләрне аналык хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кызганыч, районыбызда андый гаиләләр дә бар шул. Әлеге утырышка чакырылучылар арасында хатын-кызларның күбрәк булуы бик аяныч. Балалары кызганыч, хәтта кайбер гаиләләрдә 3-4 бала бар. Алар гаилә җылысы, аталарының ныклы терәген, ана назын күрми, кайнар ризык тәмен белми үсәләр. Киләчәктә ул балаларның үзләрен ни көтә?!

Әлеге катлаулы мәсьәләрне уңай якка хәл итү - балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең төп бурычы.

Утырышның икенче өлешендә әлеге комиссиянең "эшче төркем"е районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту темасы буенча киңәшмәгә җыелды.

Район башлыгы урынбасары, әлеге комиссиянең рәисе Наил Сабирҗанов һәм район прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллин мәгариф учреждениеләрендә хокук тәрбиясе, яшүсмерләрне закон бозу очракларыннан аралау, кисәтү һәм профилактик чараларны җәелдерү турында искәрттеләр һәм законга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырдылар.

Полиция бүлеге хезмәткәре Ләйсән Шакирова үз чыгышында авыр хәлле гаилә буларак профилактик учетта торучы гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларны контрольдә тоту, иминлеген кайгырту җәйге ял вакытында укучыларны эшкә урнаштыру, аларның мәшгуль булуларын тәэмин итү мәсьәләсенә киңрәк тукталды.

Авыр хәлле һәм опекун гаиләләрдәге четерекле мәсьәләләрне ачыклауны, дәүләт органнары тарафыннан тиешенчә игътибар бирелүне контрольдә тотарга һәм хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләргә дигән бурыч йөкләнде.
Чыганак: baltasi_official
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B