Балтачта гражданнарны кабул итү оештырыла. Кем тарафыннан?
Кеше һәм закон

Балтачта гражданнарны кабул итү оештырыла. Кем тарафыннан?

Иртәгә, ягъни 22 сентябрь көнне ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы бүлегендә гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Аны ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе - баш дәүләт инженеры-инспекторы Радик Зиатдинов алып барачак. Кабул итү вакыты – 09:00дән 12:00 сәгатькә кадәр. Сораулар булса, 8(84368) 25228, 8(843) 2217785 телефоннарына шалтыратырга була.
Гражданнарны кабул итү Балтач бистәсе, А.Булатов урамы, 24/2 адресы буенча узачак.

Фоточыганак: https://gtn.tatarstan.ru/rukov/director.htm


Нет комментариев