Бер ир-ат хатынын каеш белән кыйнап үтергән
Кеше һәм закон

Бер ир-ат хатынын каеш белән кыйнап үтергән

Кулга алынган ир-ат җинаять кылуын тулысынча таныган.

Мамадышта хатынын кыйнап үтергән 36 яшьлек ирне хөкем иткәннәр. Фаҗига 1 июльдә шәхси йортта булган. Исерек ир башта тормыш иптәшен үтерү белән куркыткан, аннары каешның тимерле өлеше һәм аш-су пычагының тоткычы белән кыйнаган. Алган җәрәхәтләрдән 46 яшьлек хатын икенче көнне иртән вафат була. Фаҗиганың бердәнбер шаһиты-аларның 14 яшьлек улы, дип яза «Челнинские известия».

«Кулга алынган ир-ат җинаять кылуын тулысынча таныды. Тикшерү барышында тупланган материаллар, гаепләү карары белән җинаять эшен карау өчен судка җибәрелде», — дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү коммитеты хезмәте идарәсенең матбугат хезмәте.

Иргә Россия Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаеп белдерелгән.

 

Чыганак


Нет комментариев