Чаллы да бер табиб 10 ел буе ялган диплом белән кешеләр дәвалаган
Кеше һәм закон

Чаллы да бер табиб 10 ел буе ялган диплом белән кешеләр дәвалаган

Чаллы прокуратурасы 10 ел буе медицина оешмасында ялган диплом белән эшләгән 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачты, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.

Тикшеренүчеләр версиясе буенча, ялган документны әлеге хатын-кыз 2008 елда 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә тәкъдим иткән. «Диплом»да язылганча, ул янәсе Россиянең бер дәүләт оешмасында югары белем алган («Дәвалау эше» белгечлеге буенча). Кадрлар бүлегенә бу документны тапшырганнан соң, хатын-кыз невролог вазифасына билгеләнгән.

— Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан әлеге җинаятьнең нечкәлекләрен тикшерү һәм оператив-эзләнү эшләре бара, — дип белдерделәр шәһәр прокуратурасында.

 

Фото: pixabay.com

maydan.tatar

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Сәламәтлек

Нет комментариев