Кичә кич хатынга бер танышы шалтыратты.
-Миңа җибәргән кәгазегездә нинди чикләү турында сүз бара ул, - ди.
Дилбегә буе язуны укып чыгарга иренгәнме, яисә мәгънәсен аӊлап җиткермәгәнме. Аӊлатты инде хатын.
-Ун мең сумнан артык бурычың булса, аны түләмичә, бер чит илгә дә чыга алмыйсын. Приставлар шундый чикләү кертә ала, - дип.
Әнә шулай җәмәгать. Берәр илдә ял итәргә уйласагыз, иӊ элек приставлардан белешегез. Түләмәгән бурычыгыз юкмы. Булса,тизрәк түләгез. Шунсыз илдән чыгып китә алмыйсыз.
Нет комментариев