Яңа ел бәйрәмен чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Бизәлгән чыршылар тирә-якка ямь биреп, бәйрәм рухы алып килә. Ләкин кайбер гражданнар, законнар белән исәпләшмичә, чыршыларны кисәләр.
Бу адымнары белән алар табигатькә төзәтә алмаслык зыян китерә. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы Яңа ел чорында ылыслы яшь урманнарны саклау чараларының тагын да көчәйтеләчәге турында хәбәр итә. Гражданнар һәм оешмалар законнан тыш ылыслы агачларны кискән очракта китерелгән зыян өчен административ җаваплылыкка тартыла. Диаметры 12 см.га кадәрле агач (0,09 кубометр) өчен урманнарның категорияләре буенча түбәндәге штрафлар каралган.
|
Агач төре |
Гадәти урманнар |
Махсус саклана торган урман участоклары |
Махсус саклана торган табигый территорияләр |
Файдалана торган урманнар |
|
Нарат |
2523 сум |
3785 сум |
6308 сум |
1262 сум |
|
Чыршы |
2274 сум |
3412 сум |
5686 сум |
1137 сум |
Нет комментариев